Муниципаль хезмәткәрнең персональ мәгълүматлары белән эшләүне оештыру турындагы якынча Нигезләмә эшләнде

2009 елның 1 июне, дүшәмбе
Җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының күп санлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан җирле үзидарә органында муниципаль хезмәткәрнең персональ мәгълүматлары белән эшләүне оештыру һәм аның шәхси эшен алып бару турындагы якынча Нигезләмә эшләнде.
Күрсәтелгән якынча Нигезләмә “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 маендагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, “Персональ мәгълүматлар турында” 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” 2008 елның 17 гыйнварындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә эшләнде.
Югарыда әйтелгән якынча Нигезләмә муниципаль хезмәткәрнең персональ мәгълүматлары белән эшләүне оештыру тәртибен, аларны алу, саклау, эшкәртү, тапшыру һәм файдалану төрләре тәртибен, персональ мәгълүматлары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре (персональ мәгълүматларны эшкәртүгә хокуклы затлар) тарафыннан теге яки бу төр файдалануга кагылырга тиешле муниципаль хезмәткәрнең хокукларын һәм бурычларын, шулай ук персональ мәгълүматлар белән эшләгәндә җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең (персональ мәгълүматларны эшкәртүгә хокуклы затларның) хокукларын һәм бурычларын билгели.
Шулай ук Нигезләмә нигезендә җирле үзидарә органында муниципаль хезмәткәрнең шәхси деласын алып бару тәртибе билгеләнә.
Югарыда күрсәтелгән якынча Нигезләмә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр окруклары башлыкларына җибәрелде һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр окрукларының һәм Татарстан Республикасы шәһәр һәм авылларының җирле үзидарә органнары эшләрендә файдалану өчен тәкъдим ителде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция мнистрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International