2009 елга балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру турында

2009 елның 2 июне, сишәмбе
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, 2009 елга каникуллар вакытында мәктәп укучыларының һәм студентларның мәшгульлекләрен тәэмин итү максатларында “2009 елга балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру турында” 2009 елның 10 апрелендәге 217 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә түбәндәгеләр расланды: 2009 елга Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр ялы, сәламәтләндерү, мәшгульлекләре Программасы; 2009 елга төрле төрдәге сәламәтләндерү лагерьларында балаларны тәэмин итү өчен тотыла торган чыгымнарның финанс нормалары; әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп бирү графигы.
Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру ситемасын саклау, төрле төрдәге сәламәтләндерү учреждениеләре, лагерьларын үстерү һәм Программаны гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча чаралар кабул итү турында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр окруклары башлыкларына , яшьләр, балалар иҗтимагый оешмаларына тәкъдимнәр, министрлыклар һәм ведомтволар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде.
Сменалар дәвамлылыгы сәламәтләндерү учреждениеләрендә-18 көн, палаталы профильле лагерьларда-10 көн тәшкил итә. Шәһәр чигендәге стационар сәламәтләндерү лагерьларына ата-аналар түләүләренең күләме лагерьның үткәрүчәнлегеннән чыгып билгеләнә. Әлеге лагерьларга путевка бәясе үз бәясенең 14,3% өлешеннән, ә көндезге сәламәтләндерү лагерьларына, хезмәт һәм ял сәламәтләндерү лагерьларына путевка бәясе Россия Федерациясе законнары нигезендә расланган хезмәт хакының минималь күләменең 5% өлешеннән, сәламәтләндерү палаталы профильле лагерьларга путевка бәясе үз бәясенең 15% өлешеннән артмаска тиеш. Ата-аналар түләми торган путевка категорияләре билгеләнде.
Югарыда күрсәтелгән карарны башкару ниятеннән “2009 елга җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру турында” 2009 елның 7 маендагы 1090/09 номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә 2009 елга Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялы, сәламәтләндерү, мәшгульлекләре Программасы нигезендә укучыларның ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыруны тәэмин итәргә тәкъдим ителә. Аларга түбәндәгеләр йөкләтелде: районнар һәм шәһәрләрнең балалар иҗаты үзәкләре базасындагы белем бирү системасының сәламәтләндерү лагерьларының һәм мәктәптән тыш эшләр буенча педагогик кадрларны укытуны тәэмин итәргә; ятим балалар, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, күченеп кайтучылар, күченеп кайтырга мәҗбүр булганнар гаиләсендәге балалар, хәрби хезмәткәрләр гаиләсендәге балалар, шулай ук ата-аналары бюджет өлкәсендә эшли торган балаларның ялын, сәламәтләндерүне тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрергә. Өстәмә белем бирү базасында балаларның яшәү урыннары буенча ял итү һәм спорт мәйданчыкларын эшләүне оештырырга; аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар һәм исәптә торучы балаларны предприятиеләрдә барлыкка китерелгән вакытлыча эш урыннарына урнаштыру буенча чаралар күрергә кирәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International