Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында

2009 елның 3 июне, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә видео-конференция рәвешендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Анда “2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында” 12.01.2007 елдагы 6-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чараларын башкару барышы турындагы мәсьәләләр хәл ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ТР буенча ЭЭМ җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Р.А.Галимбәков һәм Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Таҗетдинов чыгыш ясадылар.
Комитет утырышында Татарстан Республикасы Казан шәһәре һәм Яр Чаллы шәһәре шәһәр окрукларында хокук бозуларны профилактикалау эше торышы турында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, Хокук бозуларны профилактикалау буенча шәһәр комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Г.Д.Калинкин һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.З.Зайнуллин таныштырдылар.
Комитет утырышында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр барлыкка китерү турында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләрнең хезмәткәрләрен әзерләү турында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Социаль Икътисадый Тикшеренүләр Үзәге директоры А.Н.Кудрявцева, Татарстан Республикасы буенча Федераль Регистрация хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.А.Марченко чыгыш ясады.  
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International