Пенсия системасы табышларын формалаштыру принциплары үзгәртелә

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Кичә Дәүләт Думасында “РФ Пенсия фондына, Россия Федерациясенең Социаль иминият фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондларына иминиятләштерү кертемнәре турында” закон проекты каралды һәм 1 нче укылышта кабул ителде.
Закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән кризиска каршы чаралар пакетына керә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан пенсия системасы табышларын формалаштыру принциплары үзгәрәчәк. Бердәм социаль салым урынына иминият кертемнәре кертеләчәк. Иминият кетемнәре ставкасы 26% күләмендә билгеләнә. Аларның 20%-Пенсия фонды, 2,9%-Социаль иминият фонды, 3,1%-мәҗбүри медицина иминияте фондлары. Иминият кертемнәрен исәпләү базасы күләме елына 415 мең сумнан артмаган хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. 415 мең сумнан арткан хезмәт хакларыннан иминият кертемнәре алынмаячак.
Аннан тыш, 2011 елның 1 гыйнварыннан бердәм иминият кертемнәренең ставкасы барлык эш белән тәэмин итүчеләр өчен 34% тәшкил итәчәк. Шул исәптән: Пенсия фонды-26%, Социаль иминият фонды-2,9%, мәҗбүри медицина иминияте фондлары-5,1%.
Иминият кертемнәренең ташламалы тарифлары түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен (авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр; махсус икътисадый зоналарда техник алгарыш кертүче резидент статусына ия булган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр; инвалидлар хезмәтеннән файдаланучы оешмалар; инвалидларның иҗтимагый оешмалары; инвалидларның иҗтимагый оешмалары предприятиеләре һәм учреждениеләре) 2011-2014 елларга кадәр сакланачак.
Шул ук вакытта, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары бюджетына туры килә торган табышлар федераль бюджеттан бирелә торган трансфертлар исәбеннән компенсацияләнә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International