Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судлары аппаратында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 11 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлап алуы үткәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рәхмәтуллина Айгөл Наил кызы конкурста җиңүче дип табылды.
Саба районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вакант вазыйфаны биләп торуга конкурста тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Вәлиева Гөлүсә Фәрид кызы җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Шукарева Аида Леонидовна җиңүче дип табылды.
Чистай районы һәм Чистай шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 3 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс икенче кандидат булмау сәбәпле үткәрелмәде.