Татарстан Республикасының нефть компанияләре белән киңәшмә
2009 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының нефть компанияләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалануга киртә тудыра торган җир, урман һәм шәһәр төзелеше законнары нормаларын тәңгәлләштерү белән бәйле мәсьәләләрне яктыртуга багышланган доклад белән чыгыш ясады.
Аерым алганда, ул үз чыгышында файдалы казылмаларны эзләү, тикшерү һәм табу объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен бирү тәртибен җиңеләйтү, инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә һәм документация проектларына экспертиза үткәрүне камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең Җир һәм Шәһәр төзелеше кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан федераль закон проектларының Татарстан Республикасында әзерләнүе хакында хәбәр итте. С.Н.Столяров шулай ук киңәшмәдә катнашучылар игътибарына җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләрен җайга салу өлешендә федераль законнарны камилләштерү максатында Россия Федерациясенең бүтән субъектлары тарафыннан кабул ителүче чаралар хакында җиткерде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының нефть табу тармагында эшләүче компанияләр тарафыннан Россия Федерациясе законнарын характерлы бозу фактларына анализ белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Ф.Ю.Хәйретдинов чыгыш ясады.
Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән “Татнефть” ААҖнең генераль директоры урынбасары – баш геолог Р.С.Хисамов һәм “Геогнеруд ФТТҮ”нең фән мәсьәләләре буенча директор урынбасары Р.К.Садыйков чыгыш ясадылар.