Республиканың кайбер районнарында хокук бозуларны профилактикалау турында

2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре тикшерелү сәбәпле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эшче төркем составында Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген оештыру мәсьәләсен өйрәнде.
Эшчәнлек барышында “Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында” 2005 елның 1 ноябрендәге 107-ТРЗ номерлы, “2007-2010 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасын раслау турында” 2007 елның 12 гыйнварындагы 6-ТРЗ номерлы, “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” 2008 елның 13 октябрендәге 105-ТРЗ номерлы, “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” 2009 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру буенча эшнең торышы, шулай ук Татарстан Республикасы Законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган административ комиссияләрне, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен оештыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт вәкаләтләренең гамәлгә ашырылуы барышы өйрәнелде.
Административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлеге турында өйрәнелгән материаллар нигезендә хокук бозуны профилактикалауның аерым мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы бүтән министрлыклар тәкъдим иткән мәгълүматны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре хокук бозуларны профилактикалау эшенә анализ һәм гомумиләштерү үткәргәннәр.
Органнар һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлегенең аерым юнәлешләрендә профилактикалау субъектлары арасында үзара бәйләнеш механизмнарының булмавы, хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге законнарның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренең эшләнеп бетмәве ачыкланды. Ошбу сәбәпле әлеге җитешсезлекләрне төзәтүгә һәм хокук бозуларны профилактикалауның киләчәктәге эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан югарыда саналган районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы хакында белешмәләр әзерләнде.
Эш нәтиҗәләрен чыгару өчен 2009 елның 17 июнендә Зеленодольск шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашуында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы узды. Күчмә утырыш барышында башка мәсьәләләр белән беррәттән республиканың хокук бозуларны профилактикалау турында законнарының Татарстан Республикасының Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнарында гамәлгә ашырылуы мәсьәләсе дә тикшерелде.
Утырыш барышында “Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар хокукын яклау, күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү карары кабул ителде, шулай ук Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнары башлыкларына хокук бозуларны профилактикалауның муниципаль программаларының гамәлгә ашырылуына системалы рәвештә анализ үткәрү, “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тәрбиячеләренең эшен оештыру тәртибен җайга салучы муниципаль хокукый акт кабул итү, мәдәни үзәкләрне һәм спорт клубларын үстерү чараларын кабул итү киңәш ителде һәм башка тәкъдимнәр бирелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International