Суд корреспонденциясен адресатка илтеп җиткерү мәсьәләләре буенча бер төркем законнарга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Федерация Советының пленар утырышында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон хупланды. Үзгәрешләр экспертлар нәтиҗәсен тапшыру һәм суд корреспонденциясен адресатка илтеп җиткерү срокларын бозган өчен җаваплылык билгеләүгә кагыла. Шуны исәпкә алырга кирәк, монда сүз бюджет оешмалары турында бара.
Шул исәптән, хупланган закон белән суд извещениеләрен яки повесткаларын адресатка илтеп җиткерү һәм тапшыру тәртибен почта бүлекчәсе операторы тарафыннан бозган өчен административ җаваплылык, шулай ук судка эксперт нәтиҗәсен суд белән билгеләнгән срокларда җибәрү турында суд таләбен башкару җаваплылыгы билгеләнә.
Әлеге документ белән «Почта элемтәсе турында», «Россия Федерациясендә дәүләт суд-эксперт эшчәнлеге турында» Федераль законнарга, Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына, РФның Арбитраж процессуаль кодексына һәм РФның Граждан процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International