Терминаллар аркылы түләүләр турында

2009 елның 19 июне, җомга
2009 елның 3 июнендә «Түләү агентлары ярдәмендә физик затларның түләүләрен кабул итү эшчәнлеге турында» 103-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Хәзерге вакытта төрле социаль әһәмияткә ия түләүләргә терминаллар аркылы хезмәт күрсәтү киң таралган. Федераль закон кабул ителү әлеге төр эшчәнлекне махсус норматив-хокукый җайга салуның булмавы белән аңлатыла.
Закон нигезендә халыктан түләүләрне кабул итү түләү операторлары һәм товар (эшләр, хезмәтләр) күрсәтүчеләр арасындагы килешүләр нигезендә гамәлгә ашырыла. Мондый килешү шартлары буенча оператор үз исеменнән яисә хезмәт күрсәтүче исеменнән һәм хезмәт күрсәтүче хисабыннан физик затлардан акча чараларын хезмәт күрсәтүче алдындагы акча йөкләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында кабул итәргә тиеш.
Операторның вазыйфалары исәбенә алга таба хезмәт күрсәтүче белән исәп-хисап ясау да керә. Шул ук вакытта юридик зат кассасына яисә шәхси эшмәкәр кассасына кергән тере акчаны тоту таләбе үтәлергә тиеш. Моннан тыш, оператор закон белән каралган очракларда җинаять юлы белән табылган акчаны күчерү һәм террорчылыкны финанслауны булдырмас өчен түләүчене идентификацияләргә тиеш.
Килешү шулай ук операторның хезмәт күрсәтүче алдындагы йөкләмәләрен тәэмин итү шартын үз эченә алырга тиеш. Моны тәэмин итү ысуллары күптөрле була ала – неустойка, залог, банк гарантиясе һ.б.
Түләүләр фәкать түләү терминаллары аркылы гына кабул ителә. Башка төрле җайланмалардан файдалану катгый тыела.
Түләү терминалларына махсус таләпләр билгеләнде. Аерым алганда, алар контроль-касса техникасы белән җиһазландырылырга тиеш. Түләүченең хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, түләү агенты түләүләрне кабул итүнең һәр пунктында түләүчеләргә билгеле бер мәгълүмат бирүне (хезмәт күрсәтүченең исеме, комиссия күләме, оператор телефоннары, контрольдә тоту органы һ.б.) тәэмин итәргә тиеш.
Терминал аркылы түләү тыелган товарлар (эшләр, хезмәтләр) исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.
Федераль закон 2010 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International