Җирле үзидарә Гражданнар кодексы буенча бәя һәм тарифларны билгеләү хокукына ия

2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Сенаторлар “РФның Гражданнар кодексының беренче өлешендәге 424 статьяга үзгәреш кертү турында” (җирле үзидарә органнарына килешүләрне гамәлгә ашырганда түләнергә тиешле бәяләрне(тарифларны, ставка һ.б.) билгеләү һәм җайга салу хокукын бирү мәсьәләсе буенча) Федераль законны хупладылар.
Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Гусев белдергәнчә, хупланган закон Гражданнар кодексы һәм кайбер федераль закон нормаларын, аерым алганда, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында” ФЗ (әлеге Закон белән әлеге органнар вәкаләтенә бәя һәм тарифларны җайга салу да кергән) нормаларын килештерүгә юнәлдерелгән.
Сенатор белдергәнчә, әлеге Закон Орлов өлкәсенең Халык депутатлары советы тарафыннан кертелгән.
Закон дәүләт органнары тарафыннан билгеләнгән бәя һәм тарифларны кулланучы норма белән тулыландырылган һәм җирле үзидарә органнары килешүләрне гамәлгә ашыру буларак түләнә торган бәяләрне билгеләү һәм җайга салу хокукына ия.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International