Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Экспертлар советы утырышында
2009 елның 22 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Аның барышында 2 федераль һәм 2 республика законы проектлары каралды, шулардан Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан түбәндәгеләр хуплау тупты:
--“Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең бүтән объектларын төзүдә өлешләп катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы);
-Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы).
Ике закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына җибәрелә.
Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан шулай ук “Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 26.4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) һәм “Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәте белән идарә итү турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы) тикшерелде һәм эшләп бетерү өчен кайтарылды.