Вакант вазыйфаны биләүгә конкурс

2009 елның 23 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс булды.
Конкурс комиссиясе утырышында Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече – Мөслим муниципаль районы буенча эксперт вазыйфасына конкурс сайлап алуы үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Багауов Марс Рәис улы тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыеп җиңүче дип табылды.
Закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вакант вазыйфага конкурста 3 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Федорова Виктория Борисовна күпчелек тавышны җыеп җиңүче дип табылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International