Бөтен хакимият Интернет челтәрендә

2009 елның 24 июне, чәршәмбе
«Российская газета» хәбәр иткәнчә, Россиядә башкарма хакимият органнарының адреслары һәм телефоннары тупланган, шулай ук алар тарафыннан халыкка күрсәтелә тораган дәүләт хезмәтләре исемлеге кертелгән бердәм электрон «белешмәлек» барлыкка киләчәк. Сүз дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең чагыштырма реестрын һәм әлеге ресурска керүне тәэмин итәрлек бердәм интернет-портал оештыру турында бара. Порталга кереп, күчемсез милекне хосусыйлаштыру, шәхси автомобильне исәпкә кую, продукция җитештерү өчен сертификат алу өчен кайда мөрәҗәгать итәсе икәнен белеп була. Әлеге порталда ук дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентлары да дөнья күрәчәк - әлеге хезмәтләрне күрсәтү вакыты, моның өчен кирәкле документлар исемлеге, дәүләт хезмәтенең бәясе белән танышу мөмкинлеге булдырылачак. Берникадәр вакыттан федераль хакимият органнары гына түгел, шулай ук региональ һәм муниципаль хакимият органнары турында да шактый тулы мәгълүмат булыр дип көтелә.
«Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәре ярдәмендә гражданнарга һәм оешмаларга башкарма хакимият органнары белән үзара бәйләнеш мәсьәләләрендә мәгълүмат-белешмә ярдәмен күрсәтүнең бердәм системасы турында» РФ Хөкүмәте карарында, шулай ук әлеге карарны җентекләп тәгаенләүче концепциядә шундый бурыч куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International