Җәмәгать судьяларының суд участокларындагы эшчәнлегенең оештырылуын өйрәнү

2009 елның 24 июне, чәршәмбе
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлегенең оештырылуын өйрәнү һәм аларның аппаратына методик ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып белгечләрнең урыннарга чыгып, җәмәгать судларында эшләр башкарылуын һәм архив эшчәнлеген өйрәнү, җәмәгать судьялары эше турында гражданнны хәбәрдар итү, суд статистикасын алып бару, матди-техник яктан тәэмин итү, суд участоклары биналарын җиһазлау, законнарны һәм суд практикасын системалаштыру, җәмәгать судлары аппаратлары хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләре дәрәҗәсен күтәрү, җәмәгать судлары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокук саклау органнары, шулай ук суд приставларының бүлекчәләре белән үзара бәйләнешне тәэмин итү тора.
Агымдагы елның 2 нче кварталында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре тарафыннан Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарындагы, шулай ук Татарстан Республикасының Зеленодольск районындагы җәмәгать судьялары аппаратында (барлыгы 23 суд участогында) эшчәнлекне оештыру һәм эшне камилләштерү өчен методик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге оештырылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International