Чит илләрдә белем алу документларының тиңдәшлеген тану турында

2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
РФның Мәгариф һәм фән министрлыгының «Чит илләрдә белем алу документларының Россия Федерациясендә тиңдәшлеген тану һәм билгеләү тәртибен раслау турында» 2009 елның 14 апрелендәге 128 номерлы боерыгы нигезендә чит илләрдә белем алу документларының Россиядә тиңдәшлеген тану һәм билгеләүнең, шулай ук тиешле шәһадәтнамәләр бирүнең яңа тәртибе билгеләнгән.
Бу чара гражданнарга Россиядә белем алуларын дәвам итү һәм эшкә урнашу хокукын бирә.
Кызыксыну белдергән зат (аның вәкиле) Россиянең Мәгариф Күзәтчелеге идарәсенә чит илдә белем алганлыкны раслый торган документ (тәрҗемә белән бирелә) белән бергә гариза тапшырырга тиеш.
Белем алу турындагы документ аның тиңдәшлеген үзара тану турында халыкара шартнамә шартларына тәңгәл килсә - аның шартнамәгә тәңгәллеге тикшерелә (тану процедурасы үткәрелми), халыкара шартнамә шартларына тәңгәл килмәсә - гариза бирүче хисабына экспертиза үткәрелә.
Экспертиза кысаларында белем бирү юнәлеше һәм (яисә) дәрәҗәсе билгеләнә; уку курсы, укытылган фәннәр күләме, программаны үзләштерү нәтиҗәләренә куелган таләпләрнең тәңгәллеге тикшерелә; академик һәм (яисә) һөнәри хокукларның тигезлеге ачыклана. Моңарчы шулай ук билгеләр, чыгарылыш квалификация эшләренең темалары исәпкә алына иде. Аерым очракларда әңгәмә, өстәмә сынаулар үткәрелде.
Белем алу документының тиңдәшлеген тану очрагында гариза бирүчегә тиешле шәһадәтнамә бирелә.
Белем алу документын бер төркем фәннәрне һәм (яисә) билгеле бер белем бирү программасы буенча белем алуны үзләштерү сыйфатындагы документ (академик белешмә) буларак кына таныган очракта нәтиҗә (заключение) бирелә.
Белем алу документларының Россия территориясендә танылуы әлеге документ ияләрен белем бирү учреждениеләренә яисә эшкә кабул итүнең гомуми тәртибен үтәүдән азат итми.
РФның Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгының чит илләрдә белем алу һәм гыйльми дәрәҗәләр алу документларын һәм тиешле шәһадәтнамә формаларының тиңдәшлеген (нострификациясен) тану һәм билгеләү тәртибе көчен югалтты дип танылды.
РФның Юстиция министрлыгында 2009 елның 9 июнендә 14043 номеры белән теркәлде.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International