Россия Федерациясенең Югары Судының законнар һәм суд тәҗрибәсе күзәтүләреннән чыгып

2009 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Европа Суды тарафыннан тикшерелгән эшләрнең үрнәге бирелгән һәм хезмәт, пенсия, социаль һәм башка хокук мөнәсәбәтләренең кайбер мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең Югары Суды аңлатмасы китерелгән.
Аерым алганда, хезмәткәрнең хезмәт урынында торгызылуы буенча филиалның төп оешмасына белдерелә торган шикаяте судка хезмәт шартнамәсен гамәлгә ашыру урыны буенча (ягъни төп оешманың урнашкан урыны буенча түгел, филиалның урнашкан урыны буенча) тапшырылырга мөмкин дип күрсәтелә.
РФның Граждан Процессуаль Кодексында болай бәян ителә: шикаять белдерүченең чакыру буенча икенче тапкыр килмәве сәбәпле шикаятьне тикшерми калдыру очрагында, җавап бирүче эшне алып бару белән бәйле чыгымнарын шикаять белдерүче хисабыннан түләтүне таләп итә ала.
Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча түләүләр түләнә алмау очрагында (иминиятләштерүченең ликвидациясе һ.б. аркасында) зыян күрүчеләргә иминиятләштерүчеләрнең профсоюз берләшмәләре тарафыннан компенсация түләүләре каралган.
Аңлатмалардан чыгып шуны әйтеп була, бүгенге көнгә мондый берләшмә булып Автомобильләрне иминиятләштерүчеләрнең Россия союзы тора (Иминиятләштерүчеләрнең Бөтенроссия союзы белән бутамаска!).
Европа Суды тәҗрибәсеннән мисаллар суд актларын күзәтчелек итү һәм депортация карарларына судка шикаять белдерү тәртибендә яңадан карап тикшерү процедурасына карый. Европа Судының дәүләт предприятиеләренең бурычларын түләүгә кагылышылы позициясе дә бәян ителгән. Әлеге позиция буенча шуны әйтеп була, Дәүләт Унитар предприятиесенең гражданнарга булган бурычын түләтү турындагы суд карары әлеге предприятие юкка чыгу сәбәпле түләнмичә кала алмый. Федераль Дәүләт Унитар предприятиенең бурычларын дәүләт үз җилкәсенә алырга тиеш. Шул ук вакытта дәүләт хакимияте органнары акча җитмәүгә сылтау ясарга тиеш түгелләр.
Шулай ук хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү, хроник һөнәр авырулары аркасында сәламәтлеккә зыян килү очрагында иминият түләүләре һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International