Ана капиталы хисабына бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен гариза тапшыру тәртибе билгеләнде

2009 елның 27 июне, шимбә
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының «Ана капиталы хисабына бер тапкыр бирелә торган түләне алу өчен гариза тапшыру тәртибен раслау турында» 2009 елның 15 июнендәге 245н номерлы боерыгы расланды.
12000 сум күләмендәге түләүне кулларында ана капиталын алу өчен сертификатлары булган гражданнар икенче яисә аннан соң туган балаларының туу вакытыннан никадәр вакыт узганга карамастан алырга мөмкиннәр.
Әлеге боерык 2009 елның 4 маеннан көченә керә һәм 2010 елның 1 маена кадәр гамәлдә булачак.
 
www.legis.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International