Татарстан Республикасының экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшмә

2009 елның 26 июне, җомга
Кичә Актанышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты һәм Татарстан Республикасының Экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссиясенең бердәм күчмә утырышы узды. Әлеге утырышта Ведомствоара комиссия әгъзасы, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасының экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча федераль, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җайга салу мәсьәләләре каралды. Аннары күчмә утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында каты көнкүреш калдыкларын җыю, сортларга аеру һәм икенчел чималны эшкәртү системасын үстерү программасы буенча фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе В.П.Васильев, «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзалары, Ведомствоара комиссия әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, предприятие һәм оешма, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International