Коммерцияле булмаган оешмалар өчен теркәлү һәм хисап бирү тәртибе җиңеләйтелә

2009 елның 29 июне, дүшәмбе
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен теркәлү һәм хисап бирү тәртибе җиңеләйтелә. REGNUM Яңалыклар мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, «Коммерцияле булмаган оешмалар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын РФ ДәүләтДумасы беренче укылышта кабул итте. РФ Президенты тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон проектында билгеләнгәнчә, коммерцияле булмаган оешманы дәүләт теркәвенә алганда РФ Юстиция министрлыгы законда каралган документлардан тыш документлар таләп итә алмый. Моннан тыш, әлеге документлар дөрес тутырылмаган очракта коммерцияле булмаган оешманы теркәми калдыра алмыйлар. Бу очракта теркәү процедурасы туктатылып кына торачак – оешманың оештыручыларына хатаның нидә икәнлеген аңлатачаклар һәм ялгышны төзәтү өчен билгеле бер күләмдә вакыт бирәчәкләр. Коммерцияле булмаган оешма әлеге ялгышны төзәтү өчен бирелгән вакытка сыешмаган очракта теркәлми.
Тәкъдим ителгән документлардагы төгәлсезлекләр, чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматлар шулай ук коммерцияле булмаган оешманы дәүләт теркәвенә алудан баш тарту өчен нигез булып тора.
Чит илләрнең коммерцияле булмаган оешмаларына карата шуны әйтеп була, максатлары РФ Конституциясе һәм законнарына каршы килә торган, Россиянең суверенлыгына, сәяси бәйсезлегенә, территориаль кагылсызлыгына куркыныч тудыра торган, моңарчы чит илнең коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешманың Россия территориясендә теркәлгән бүлекчәсе безнең законнарны тупас бозу аркасында ликвидациягә дучар булган оешмалар законсыз дип танылачак.
Закон проекты белән коммерцияле булмаган оешманы дәүләт теркәвенә алудан баш тарту карарын кабул итү вакыты 14 көнгә кадәр киметелә һәм дәүләт теркәвенә алудан баш тарткан очракта бу хакта өч көн эчендә хәбәр итү тәкъдим ителә.
Коммерцияле булмаган оешмаларның хисап бирү тәртибе җиңеләйтелә. Чит ил гражданнары һәм чит ил акчалары белән бәйләнештә булмаган һәм 3 миллион сумга кадәрге табышка ия коммерцияле булмаган оешмалар өчен күрсәтелгән таләпләргә тәңгәллекне раслый торган гариза, шулай ук үз эшчәнлекләрен дәвам итүләре турында ирекле формада мәгълүмат формасында хисап бирүнең җиңеләйтелгән тәртибе кертелә. Мондый коммерцияле булмаган оешмалар үз эшчәнлекләрен дәвам итү турындагы мәгълүматларын һәм хисапларын интернет челтәрендә урнаштырырга яисә массакүләм мәгълүмат чарасында бастырып чыгарырга тиешләр.
Закон проекты белән каралганча, вәкиллекле орган дәүләт статистика органнары, салым һәм җыемнар өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек итү буенча федераль башкарма хакимиятнең вәкиллекле органы, шулай ук кредит һәм финанс оешмаларыннан алына алырлык белешмәләрне үз эченә алган документларны таләп итә алмый.
Коммерцияле булмаган оешмаларны хәзерге кебек ел саен түгел, өч елга бер тапкыр тикшерәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International