Казанда дүртенче җылылык чыганагын төзү проекты турында

2009 елның 29 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Германиянең «PVT Capital» компаниясе вәкилләре белән Казанда дүртенче җылылык һәм электр энергиясе чыганагын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Казан шәһәрендә торак һәм торак булмаган төзелеш арту белән бәйле шәһәрнең җылылык һәм электр энергиясенә үсә барган ихтыяҗын канәгатьләндерү, кулланыла торган электр энергиясе бәясен энергияне саклауның алдынгы технологияләрен кертү исәбенә киметү, шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзерлек максатында эшләнгән бер үк исемдәге карар проекты хакында фикер алыштылар.
ТР Юстиция министрлыгын Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары хакында фикер алышуда катнашкан ведомствоара эшче төркем әгъзалары эшләнгән карар проектының беренче вариантына әйләнеп кайту карарын кабул иттеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International