Авыл укытучыларына торакларын хосусыйлаштырырга рөхсәт итүче закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2009 елның 30 июне, сишәмбе
Авыл укытучылары торакларын хосусыйлаштыра алачаклар. REGNUM Яңалыклар мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, «Мәгариф турында» РФ Законының 39 статьясына һәм «Югары һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем бирү турында» Федераль законның 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» законы проектын РФ Хөкүмәте РФ Дәүләт Думасына кертте. Хөкүмәт авыл җирлегендә урнашкан, дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләре, шулай ук югары белем бирү учакларына беркетелгән торак йортларны хосусыйлаштыруга булган тыюны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.
Закон проектының Дәүләт Думасына РФ Конституция суды карарыннан соң кертелүен искәртеп үтү зарур. Ульяновск өлкәсенең Майн район суды, шулай ук ике авыл укытучысының шикаятьләре эшнең Конституция суды тарафыннан тикшерелүе өчен җирлек булды. Алар фикеренчә, әлеге законнарның авыл мәктәпләре һәм югары уку йортлары биналарында урнашкан төрле торак урыннарны (шул исәптән укытучылар яши торган фатирларны) хосусыйлаштыруга тыюны үз эченә алган статьялары аларның конституция тарафыннан бирелгән хокукларын чикли һәм үз тораклары белән ирекле идарә итү мөмкинлеген бирми.
Хөкүмәттә белдерүләренчә, закон проектын кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру «Мәгариф турында» һәм «Югары һәм югары уку йортларыннан соңгы һөнәри белем бирү турында» Федераль законнарның РФ Конституциясенең 19 һәм 55 статьялары арасындагы каршылыкларны юкка чыгару мөмкинлеген бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International