«Ветераннар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 30 июне, сишәмбе
2009 елның 29 июнендә «Ветераннар турында» Федераль законына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә торак шартларын яхшырту өчен 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат) булганнарның һәм катнашканнарның гаилә әгъзалары федераль бюджет акчалары хисабыннан торак белән тәэмин ителәләр. Моңарчы «Ветераннар турында» Федераль законында 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә басарга кирәк иде.
Моннан тыш, кул куелган документ нигезендә торакның гомуми мәйданы нормативы 22 дән 36 квадрат метрга кадәр арта. Федераль бюджетта Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына «Ветераннар турында» ФЗ нигезендә тиешле социаль ярдәм алу хокукына ия Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат ) булганнарның һәм катнашканнарның гаилә әгъзалары федераль бюджет акчалары хисабыннан торак белән тәэмин итү буенча Россия Федерациясе тарафыннан бирелә торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен күздә тотылган чаралар әлеге нормативтан чыгып билгеләнә.
 
www.legis.ruматериаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International