Судларда граждан эшләренең тикшерү сроклары кыскара

2009 елның 1 июле, чәршәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды дип хәбәр итә «Газета.ru».
Федераль закон судларда граждан эшләренең тикшерелүе вакытын киметүгә юнәлдерелгән. Моның белән бәйле рәвештә суд корреспонденциясен адресатка җиткерү һәм тапшыру вакытын һәм тәртибен бозган өчен җаваплылык билгеләнә, шулай ук эксперт заключениеләрен тәкъдим итү вакытын бозган өчен дәүләт суд-эксперт учреждениеләре экспертларына җаваплылык билгеләнгән.
Бәян ителгәннәр нигезендә Граждан процессуаль кодексына, Арбитраж процессуаль кодексына, «Россия Федерациясендә дәүләт суд-эксперт эшчәнлеге турында» Федераль законга, «Почта элемтәсе турында»Федераль законга һәм Административ хокук бозулар кодексына тиешле үзгәрешләр кертелә.
 
Деловой Петербург
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International