Коррупциягә каршы экспертиза турындагы закон проектлары пакетын Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул итте

2009 елның 1 июле, чәршәмбе
Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертизаны моннан ары РФ Прокуратурасы, Юстиция министрлыгы, оешмалар һәм аларның вазыйфаи затлары гына түгел, шулай ук РФ гражданнары да үткәрә алачаклар. REGNUM Яңалыклар мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, «Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында» һәм «Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында» Федераль закон кабул итү белән бәйле рәвештә «РФ Прокуратурасы турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» закон проектларын РФ Дәүләт Думасы 1 июльдә икенче укылышта кабул итте.
Коррупция факторларының төгәл исемлеге билгеләнә, аерым алганда, гражданнарга һәм оешмаларга карауның дәлилләнмәгән зур чикләүләре яисә гомуми тәртиптән искәрмәләрне дәлилләнмәгән куллану мөмкинлеге, шулай ук билгесез, гамәлгә ашыру мөмкин булмаган яки авырлык белән генә гамәлгә ашырылырлык таләпләр куючы һәм, шул рәвешле, коррупция өчен шартлар тудыручы факторлар.
Прокурорлар кешенең, гражданның иреге, хокуклары һәм бурычлары, дәүләт муниципаль милке, бюджет, салым, урман, су, җир, шәһәр төзелеше, табигатьне саклау законнары, лицензияләр бирү турындагы законнар, шулай ук дәүләт корпорацияләре эшчәнлеген җайга салучы законнар белән бәйле мәсьәләләр буенча экспертиза үткәрәләр. Норматив хокукый актта коррупциягә китерерлек факторлар тапкан очракта прокурор әлеге норматив хокукый актны чыгарган орган, оешма яки вазыйфаи затка ачыкланган коррупциягә китерерлек факторларны юкка чыгару ысулларын күрсәтеп норматив хокукый актны үзгәртү таләбе белән мөрәҗәгать итә яисә РФның процессуаль законнарында каралган тәртиптә судка мөрәҗәгать итә.
Юстиция министрлыгы федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан эшләнә торган закон проектларына, РФ Президенты указларына һәм РФ Хөкүмәте карарларына, шулай ук кулланылулары мониторингын белергә кирәк булганда - РФ субъектларының норматив хокукый актларына экспертиза үткәрә. Органнар, оешмалар һәм аларның вазыйфаи затлары үзләре тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга (проектларына) коррупциягә каршы экспертиза үткәрә алачаклар, законда күрсәтелгәнчә, коррупциягә китерерлек факторлар ачыкланган очракта аларны юк итү чараларын кабул итү үз компетенцияләренә карамаган очракта прокуратура органнарына хәбәр итәргә тиешләр.
Йомгаклама (заключение) тәкъдим характерына ия һәм тиешле орган, оешма яки вазыйфаи зат тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга тиеш. Закон проектыннан чыгып шуны әйтеп була, гражданнар җәмгыяте институтлары, шулай ук аерым гражданнар үз акчалары хисабына норматив хокукый актларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәртә алалар. Бу очракта йомгаклама шулай ук тәкъдим характерына ия һәм җибәрелгән орган, оешма яки вазыйфаи зат тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йомгакламада ачыкланган коррупция факторларын юк итү ысуллары тәкъдиме булмаган очраклардан тыш,бәйсез экспертиза үткәргән гражданга яки оешмага мотивацияле җавап җибәрелә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International