Канаданың дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәте өлкәсендәге тәҗрибәсен Россиядә өйрәнү һәм куллану

2009 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында “Россия Федерациясендә дәүләт идарәсен үзгәртеп коруга булышлык итү” Россия – канада программасы кысаларында чаралар уңышлы үткәрелә. Ул Россия Федерациясе Президенты Администрациясе һәм халыкара үсеш Канада агентлыгының (Canadian International Development Agency/CIDA) уртак проекты булып тора.
Россия - канада программасының максаты булып Канаданың дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәте өлкәсендәге тәҗрибәсен Россиядә өйрәнү һәм куллану тора. Программа кысаларында стажировкалар, укыту семинарлары үткәрелә, пилот проектлары гамәлгә ашырыла. Канада һәм россия экспертлары Россиядә дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне, уку курсларын һәм норматив хокукый актларның проектларын эшлиләр.
2009 елның июнендә Казанда “Федерализм” һәм “Карар кабул итүдә үтә күренмәлелекне тәэмин итү” Программаларының төп юнәлешләре буенча ике семинар узды.
18-19 июньдә Федерализм һәм җирле үзидарәнең хокукый проблемалары фонды Халыкара дәүләт һәм муниципаль идарәнең фәнни - белем бирү үзәге MPA (Master of Public Administration) белән берлектә “Канада һәм Россия Федерациясендә федератив мөнәсәбәтләрне үстерүнең заманча тенденцияләре” семинары оештырылды. Семинар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясендә үткәрелде.
 Семинарда Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары, оешмалары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясе студентлары катнашты.
Семинарның эшче өлешен иктисадый һәм юридик фәннәр кандидаты, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты дәүләт идарәсе факультеты идарәсенең хокукый нигезләре кафедрасы доценты И.В.Лексин ачып җибәрде. Ул үз чыгышында дәүләт төзелешенең катлаулы формасы буларак федерация, аларның үзенчәлекләре, шулай ук классификацияләре мәсьәләләрен чагылдырды.
Семинарда Канаданы Оттава Университетының Милли һәм халыкара проблемалар мәктәбе профессоры Патрик Фафар һәм Куинс Университетының сәяси тикшеренүләр кафедрасы профессоры Дэвид Элдер тәкъдим итте. Канада экспертлары тарафыннан семинар барышында түбәндәге темалар буенча докладлар укылды: канада федерациясе формалашуының тарихи чорлары һәм заманча үсеше; дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны чикләүләр һәм тапшырулар механизмы; дәүләт хакимияте федераль органнарының федерация субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеген хокукый тәэмин итү; бюджет федерализмы.
Шулай ук семинарның эшче программасында катнашучылар тарафыннан фикер алышынган мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге дә каралган иде.
25-26 июньдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының методик җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспектив иктисадый тикшеренүләр үзәгендә “Төбәк программаларын стратегик планлаштыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү” семинары узды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, башкарма хакимияте федераль органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Семинарны дәүләт хезмәтенең Канада мәктәбе вәкиле В.Зубрицкий үткәрде. Ул программа сыйфаты күрсәткечләрен мантыйклы модельләү, билгеләү, программа бәясе процессын планлаштыру һәм исәп-хисапны төзү мәсьәләләре буенча зур күләмле лекция материалын тәкъдим итте. Аннан тыш, семинар кысаларында яңа белемнәрне куллану буенча тәҗрибә дәресләре, шулай ук Канада һәм Россия Федерациясендә төбәк программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм бәя бирү өлкәсендә тәҗрибәләр алышу узды.
Семинарлар эше нәтиҗәләре буенча катнашучыларга тиешле темалар буенча уку курсларын үтү турында сертификат тапшырылды.
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын Закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Лопатина Елена Валерьевна тәкъдим итте.  
    
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International