Эшләүче пенсионерларга пенсиянең иминият өлешен гаризасыз яңадан исәпләү турындагы законга кул куелган

2009 елның 4 июле, шимбә
Россия Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында” Федераль законга кул куйды . Аның нигезендә эшләүче пенсионерлар өчен картлык буенча яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше күләмен яңадан исәпләү процедурасы гадиләштерелгән.
Элек мондый яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт пенсиясенең иминият өлешен билгеләгән көннән алып 12 ай эчендә хезмәт итү шарты белән гариза тәртибендә гамәлгә ашырылган. Хәзер пенсионерларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак. Төзәтмәләр кертү Пенсия фондында булган мәгълүматлар нигезендә һәм гаризаны таләп итүдән башка гамәлгә ашырылачак. Яңадан исәпләү ел саен 1 августтан башлап гамәлгә ашырылачак. Хезмәт пенсиясенең иминият өлешен яңадан исәпләүнең гариза бирү тәртибе сакланачак.
Пенсионер яңадан исәпләүне 1 августтан түгел ә башка көнне гамәлгә ашырырга теләсә Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итә алачак.
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International