Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышында

2009 елның 3 июле, җомга
2009 елның 2 июнендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Югары судының яңа бинасында Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Анда республика судларында “Хөкем итү” дәүләт автоматлаштыру системасын һәм мәгълүмати технологияләрне кертү мәсьәләсе каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Суд Департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Конституция суды, Мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча казан гарнизон хәрби суды вәкилләре республиканың судьялар советын судта “Хөкем итү” Дәүләт автоматлаштыру системасын (ДАС) кертү турында таныштырды.
Ә.Б.Сираҗетдинов әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган эш турында сөйләде.
Аерым алганда министр урынбасары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җәмәгать судьяларының суд участокларын мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән берничә чара кабул ителде дип билгеләде. Юстиция министрлыгы тәкъдиме буенча җәмәгать судьяларының суд участокларына “Хөкем итү” ДАС кертү проекты “Татарстан Республикасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен үстерү һәм куллану (“Электрон татарстан” 2008-2010 еллар)” Республика максатлы программа чаралары исемлегенә кертелде. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларын Татарстан Республикасы телекоммуникациясенең Дәүләт интеграл алу системасы элемтә челтәренә тоташтыру эше тәмамланды. Аның нәтиҗәсендә җәмәгать судьяларының электрон рәвештә документлар алышу, шулай ук Татарстан Республикасында Суд Департаменты идарәсендә электрон почта буенча статистик һәм башка исәп-хисапны бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Консультантларның эш урыннарында “Хөкем ителү-ТР” программалы тәэмин итүне кертү гамәлгә ашырылды. Ул “Хөкем итү” ДАС системасының функция модуле булып тора - “Суд делопроизводствосы”. Ул статистик карточкаларны җыю һәм эшләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Җәмәгать судьяларының барлык участокларында да “Гарант” һәм “Консультант Плюс” Справка-хокук системалары урнаштырылган. Министрлык субпорталында интернет челтәрендә модуль гамәлгә ашырылган. Ул Google-картасын барлыкка китерү өчен булдырылган. Аның ярдәмендә субпорталга керүчеләр җирле карточкалар буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының урнашу урыннарын билгели алалар. Бүгенге көндә картага Казанның барлык суд участоклары урнаштырылган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялары советы карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International