Татарстан Республикасы законы проекты буенча килештерү киңәшмәсе

2009 елның 3 июле, җомга
2009 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров, министр урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары А.С.Кондратьев, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының юридик эш секторы мөдире О.Б.Вощакина катнашында «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча килештерү киңәшмәсе үткәрелде.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 05.12.2008 елдагы 281-ФЗ номерлы Федераль законга тәңгәлләштерү максатында закон проекты белән дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге республика программалары һәм чаралары турындагы искәрмәне төшереп калдыру тәкъдим ителә, чөнки балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүнең төбәк һәм муниципальара программалары һәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә карый һәм «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.1999 елдагы 184-ФЗ номерлы Федераль законның 26.3. статьясындагы 6 өлеш нигезендә җирле үзидарә органнарына тапшырыла алмый.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы китергән кимчелекләрне исәпкә алып эшләп бетерү һәм Экспертлар Советының чираттагы утырышына чыгару карары кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International