Хәрби судларның судьялары погоннарын салачаклар

2009 елның 6 июле, дүшәмбе
“Россия Федерациясе хәрби судлары турында” Федераль конституция законына үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 29 июнендәге 3-ФКЗ номерлы Федераль конституция законы хәрби судлар һәм суд органнарын туплау һәм эшчәнлекләре тәртибен камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Хәрби хезмәткәрләрне хәрби судларга вакытлыча беркетү һәм суд аппаратлары вазыйфаларында хәрби хезмәткәрләр тарафыннан хәрби хезмәт үтү институтлары бетерелә.
1 июльдән алып РФ Хәрби Көчләренең хәрби хезмәткәрләрен һәм граждан персоналын хәрби судлар һәм суд органнары эшчәнлекләрен тәэмин итү өчен җәлеп итүгә тыю кертелә. Хәрби суд аппаратларының хезмәткәрләре вазыйфаларын федераль дәүләт граждан хезмәткәрләре биләп торачак. Хәрби судларның судьялары итеп билгеләнгән хәрби хезмәткәрләр хәрби хезмәттән чыгарга яки аны туктатырга тиешләр. Шул ук вакытта аларны матди яктан тәэмин итү дәрәҗәләре элеккечә калачак.
Законда хәрби судларның судьяларын матди, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү тәртибенә төгәллек кертелә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International