2009 елның II кварталында норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге эшчәнлеге

2009 елның 6 июле, дүшәмбе
2009 елның үткән кварталында бүлекнең хезмәткәрләре тарафыннан төп игътибар Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын кертүгә бирелде. Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын формалаштыру һәм кертү буенча вәкаләтләр “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм кертү буенча чаралар турында” 27.02.2009 елдагы ПУ-107 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләтелгән.
Программалы тәэмин итү федераль регистр өлеше булып торган республика муниципаль норматив хокукый актлар регистрын кертү өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына тапшырылган. Регистрны кертү эше башында бүлек хезмәткәрләре камилләшмәгән программа белән бәйле техник характердагы авырлыклар белән очраштылар. Әмма аннан соң хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге хезмәткәрләре һәм Россиянең Юстиция министрлыгы программист -хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә төп проблемаларны хәл иттеләр. Бердәм эшнең нәтиҗәләре үзләрен озак көттермәделәр. Шулай итеп, 2009 елның I кварталына 300 якын акт кертелгән булса, үткән кварталда 1200 акттан күбрәге кертелгән.
Алга таба регистрны кертү буенча эш техник авырлыкларсыз үткәрелер дип өметләнәбез. Чөнки әлеге эшкә җирле үзидарә органнары да кушылдылар һәм үзләре тарафыннан чыгарылган хокукый актларны тәкъдим итәләр. Бердәм банк бүлеге эшчәнлегенең бүтән юнәлешләренә килгәндә, үткән кварталда кертү өчен бердәм банкка 872 акт керде, аерым алганда, 491 муниципаль хокукый акт.
Бердәм банкка 489 муниципаль норматив хокукый акт, шулай ук дәүләт хакимияте республика органнарының берничә норматив хокукый акты кертелде.
Үткән кварталда дәүләт теркәвенә алу өчен 70 акт килде, аларның 46 теркәлде. Бер актка карата законнарга туры килмәүче нигезләмәләр булу сәбәпле теркәмәү турында карар кабул ителде. Берничә акт эшләп бетерү өчен кире кайтарылды. 11 акт теркәлүдә мохтаҗ түгел дип табылды.
  
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International