Чит ил паспортының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2009 елның 7 июле, сишәмбе
2010 елның 15 гынварыннан алып яңа үрнәктәге РФ чит ил паспортларының гамәлдә булу вакытын ике тапкырга - 10 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә торган закон актларына төзәтмәләрне Бердәм Россия депутатлары конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин белән Дәүләт думасына керттеләр. Закон проектында РФ гражданының шәхесен таныклаучы төп документларда иянең персональ мәгълүматларын кертү өчен мәгълүмат йөртү җиһазлары булырга мөмкин. Мәгълүмат йөртү җиһазлары булган персональ мәгълүматлар исемлеге хөкүмәт тарафыннан билгеләнә.
Чит ил паспортының бәясе дә күтәрелә. Хәзер аны әзерләү өчен дәүләт пошлинасы 1 мең сум урынына 2 мең сум булачак. Гражданнарның ташламалы категорияләре өчен дәүләт пошлинасы 500 сумнан алып 1,2 мең сумга кадәр артачак.
“Мәгълүмат йөртү җиһазлары булган чит ил паспортларының гамәлдә булу вакытын озайту россия гражданнары мәнфәгатьләренә җавап бирә, дәүләткә икътисадый яктан табышлы, чит ил паспортларының гамәлдә булу вакыты турындагы мәсьәләдә РФ закон нормаларын халыкара нормаларга якынайта”,-дип билгелиләр проект авторлары.
Үткән дүшәмбедә РФ Федераль миграция хезмәте (ФМХ) вәкиле РИА Новостига хезмәт закон проектының үз төрен эшләде, аның нигезендә чит ил паспортының гамәлдә булу вакыты 5 елдан алып 10 елга кадәр озайтылачак дип хәбәр итте.
“Кыйммәтле материаллар куллану һәм битләр саны арту сәбәпле закон проектында мәгълүмат йөртү җиһазлары булган “яңа гасыр” паспортын рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы да артачак дип карала”,-диде ФМХ вәкиле.
Хәзер хезмәткә эшләнгән закон проектын хөкүмәт карауына кертергә кирәк булачак. Россиянең ФМХ бүгенге көндә елына 5 миллионга якын чит ил паспорты бирә.
 
РИА Новости 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International