Вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс

2009 елның 7 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментыныңҖирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде. Сайлаулар нәтиҗәсе буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын Беденьгов Андрей Александрович җыйды.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International