“Мыштымнарга” пенсия белән идарә итү өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәкләр

2009 елның 8 июле, чәршәмбе
Инвестиция портфелен сайлау хокукы белән файдаланмаган иминиятләштерелгән затларның пенсия тупланмалары чараларын инвестицияләү мөмкинлекләре – “мыштым чаралары” “Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында” федераль законга һәм “Россия Федерациясендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслау өчен чараларны инвестицияләү турында” федераль законга үзгәрешләр нигезендә киңәйтелә. Законны сенаторлар 7 июльдә Федерация Советының 250 нче утырышында хупладылар дип хәбәр итә МА REGNUM Новостикорреспонденты.
Закон нигезендә пенсия тупланмаларын инвестицияләүне гамәлгә ашыручы идарә компанияләренең ике төрен кертү тәкъдим ителә: конкурс нигезендә сайланып алынган идарә компанияләре, ике инвестиция портфелен– киңәйтелгән инвестиция портфеле һәм дәүләт кыйммәтле кәгазьләренең инвестиция портфелен формалаштыру юлы белән дәүләт идарә компаниясе.
Россия гражданнары дәүләт идарә компаниясенең консерватив инвестиция портфелен сайларга, аннан файдаланырга хокуклы. Документ нигезендә дәүләт идарә компаниясенең консерватив инвестиция портфелен пенсия тупланмалары чараларын РФ дәүләт гарантияләре белән тәэмин ителгән РФ дәүләт кыйммәтле кәгазьләренә һәм россия эмитентларының облигацияләренә инвестицияләү исәбенә формалаштырырга тәкъдим ителә.
Хәтта консерватив портфельгә салынмаган “мыштымнар” чараларын дәүләт идарә компанияләре аркылы РФ дәүләт гарантияләре белән тәэмин ителгән РФ дәүләт кыйммәтле кәгазьләренә һәм россия эмитентларының облигацияләренә инвестицияләгән кебек үк, РФ субъектларының кыйммәтле кәгазьләренә, башка россия эмитентларының облигацияләренә, сумнардагы депозитларга һәм кредит оешмаларында чит ил валютасына, ипотека кыйммәтле кәгазьләренә, шулай ук халыкара финанс оешмаларының кыйммәтле кәгазьләренә дә инвестицияләргә мөмкиннәр.
Аннан тыш, махсуслаштырылган депозитария бурычларын ныгытырга, махсуслаштырылган депозитария хезмәтләрен күрсәтү турында килешү төзелгән идарә компаниясенең һәр инвестиция портфеле өчен аерым исәп-хисап счеты ачарга тәкъдим ителә.
Конкурс нигезендә сайланган идарә компаниясе өчен пенсия тупланмалары белән ышанычлы идарә итү сроклары 15 елдан артык булмаячак, дәүләт идарә компаниясендә – һәр инвестиция портфеле өчен 5 ел.
Хәзерге вакытта “мыштымнар”ның акчалары бары тик дәүләт инвестиция кыйммәтле кәгазъләренә генә инвестицияләргә хокукы булган Внешэкономбанк исәп-хисап счетларына урнаштырыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International