РФ Җир һәм Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында

2009 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
2009 елның 8 июлендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче урырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры вәкаләтләрен башкаручы С.Н.Столяров “Россия Федерациясе Җир кодексының 49 статьясына үзгәреш кертү турында” һәм “Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектлары доклады белән чыгыш ясады.
“Россия Федерациясе Җир кодексының 49 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проекты кызыксыну белдергән затларның, шул исәптән нефть компанияләренең геологик яктан өйрәнү, җир асты казылмаларыннан файдалану белән бәйле эшләрне гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлекләрен ала алуларын тәэмин итү белән бәйле мөнәсәбәтләрне көйләүче хокук нормаларының камилләшмәгән булуы сәбәпле эшләнде.
“Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты нигезендә инженер эзләп табылмалар һәм проект документацияләре нәтиҗәләренең дәүләт экспертизасы процедурасы үтә күренмәлелеген камилләштерү һәм устерү, төзелешкә рөхсәт алу, аларны җайга салучы хокук нормаларын конкретлаштыру карала.
Әлеге федераль закон проектын кабул итү проект документациясенең дәүләт экспертизасын үткәрү һәм төзелешкә рөхсәт бирү мәсьәләләрен хокукый җайга салуның булган каршылыкларын һәм җитешсезлекләрен юк итәргә, чыга – рөхсәт бирә торган документацияне рәсмиләштерү процессын тизләтергә һәм гадиләштерергә, өстәмә административ барьерларны билгеләү һәм шәһәр төзелеше законнары нигезләмәләрен хокук куллану органнары тарафыннан ирекле аңлату куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары нигезендә законнар инициативасы тәртибендә югарыда күрсәтелгән закон проектларына булышлык һәм аларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул ителде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International