Нотариусларны теркәү вазыйфага билгеләнгән көннән алып гамәлгә ашырылачак

2009 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Федерация Советының пленар утырышы кысаларында хупланган “Россия Федерациясендә гражданнарны медицина иминиятләштерүе турында” Россия Федерациясе законының 2 һәм 91 статьяларына һәм “Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында” федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон РФ Пенсия фондларының территориаль органнарында һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең территориаль фондларында шәхси тәҗрибә белән шөгелләнүче нотариусларны теркәү тәртибенә үзгәрешләр кертә.
Гамәлдәге нормалар нигезендә шәхси тәҗрибә белән шөгелләнүче нотариуслар РФ Пенсия фондларының территориаль органнарында һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең территориаль фондларында имниятләштерүче булып нотариаль эшчәнлек хокукына лицензия алган көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча теркәлергә тиешләр. Нотариаль эшчәнлек хокукына лицензиясе булган, ләкин нотариус вазыйфасына билгеләнмәгән затлар нотариаль тәҗрибә белән шөгелләнә алмыйлар.
Федераль закон югарыда күрсәтелгән коллизияне юк итәргә юнәлдерелгән һәм нотариусларны теркәү нотариус вазыйфасына билгеләнгән көннән алып гамәлгә ашырылачак дип билгели. Федераль законны кабул иткәнче теркәлгән нотариусларны теркәү аларны беренче тапкыр теркәгәндә күрсәтелгән фондларга тапшырылган мәгълүматлар нигезендә гамәлгә ашырыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International