Россиянең СПФХ бурычлыларны интернет ярдәмендә эзләргә ниятли

2009 елның 11 июле, шимбә
Суд приставларына башкарма документ таләпләрен башкарганда бурычлының башкарма документ буенча бирәчәкне түләү өчен кирәкле акчалары булмау кебек хәлләр белән очрашырга туры килә. Башкарма производство турында законнар нигезендә бурычны таләп итү милек кемдә булуына да карамастан бурычлының милкенә мөрәҗәгать итә. Ләкин тиешле затлар үз милекләре белән теләр-теләмәс кенә аерылалар һәм еш кына милекнең барлыгы турындагы мәгълүматны суд приставына-башкаручыга да хәбәр итмиләр. Аннан да бигрәк, бурычлылар еш кына яшәү урыннарын һәм бурычны таләп итү мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мөлкәтләренең урнашу урыннарын яшерәләр.
Бурычлыларның һәм мөлкәтләренең урнашу урыннарын билгеләү Россиянең СПФХ территориаль органнарының эзләү бүлекчәләре бурычы булып тора. Аннан тыш, бурычлылар һәм аларның мөлкәтләре торышы турында мәгълүматларны җыюның төрле ысуллары кулланыла.
Бүгенге көндә үз товарларын яки хезмәтләрен этәрү максатларында үзе турында мәгълүматны интернет челтәрендә урнаштырмаган коммерция оешмасын табу кыен. Оешмаларның рәсми сайтларында, кагыйдә буларак, җитәкчеләр һәм бухалтерия хезмәткәрләренең контакт телефоннары турындагы мәгълүмат, шулай ук оешманың урнашу урыны күрсәтелергә тиеш. Ләкин еш кына оешманың урнашу урыны башкарма документларда күрсәтелми.
Бурычлылар-физик затларны табу Интернеттан башка авыррак булачак. Бүгенге көндә күп кенә гражданнар аралашу өчен бөтендөнья челтәреннән файдаланалар. Күп сандагы социаль сайтлар барлыкка китерелгән. Анда кешеләр үз фото сурәтләрен генә урнаштырып калмыйлар, ә үзләре турында төрле мәгълүматларны, шул исәптән эшләре турындагы мәгълүматларны да хәбәр итәләр. Бу мөһим, чөнки суд карарын башкаруның бердәнбер юлы булып башкарма документны бурычлының эш урыны буенча хезмәт хакыннан бурыч суммасын тотып калу өчен җибәрү тора.
Интернет–провайдер белән үзара бәйләнеш бурычлыларны эзләүнең уңайлы нәтиҗәләренә китерергә мөмкин. Аерым алганда, Интернет челтәренә керү хокукын бирү турында килешүнең булуы сорау алучыларга IP-адрес аркылы бурычлының Интернетка чыгу өчен куллана торган компьютерының урнашу урынын һәм бурычны таләп итү мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган бурычлы мөлкәтенең урнашу урынын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Югарыда күрсәтелгән ысуллар моның белән генә бетми. Интернет чыганакларын куллану һәм социаль челтәрләрдә эш Суд приставлары федераль хезмәте эзләү бүлекчәләренә оператив рәвештә бурычлылар белән бәйләнешне билгеләргә, башкарма гамәлләрнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә. Тәҗрибә хәтта бурычлыга карата башкарма производство кузгату сайты аркылы бурычлының гади белдерү кәгазе дә бурычны түләтергә мәҗбүр итәргә мөмкин дип дәлилли.
Россиянең СПФХ Матбугат үзәге материаллары буенча әзерләнде   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International