Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсендә киңәшмә

2009 елның 10 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсенндә «Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затлар белән җайга салучы хезмәттәшлек итү өлкәләрендә катнашуларын бәяләү күрсәткечләрен раслау турында» Татарстан Республикасы Президенты указы проекты буенча фикер алышуда катнашты.
Фикер алышучы указ проекты «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» ФЗның 18 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президентының РФ Хөкүмәте адресына Татарстан Республикасы хакимиятенең башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренең ирешелгән үрләре турындагы докладларын тәкъдим итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Киңәшмә барышында С.Н.Столяров проектны юридик рәсмиләштерүгә кагылышлы тәкъдим кертте.
Фикер алышканнан соң киңәшмәдә катнашучылар, яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып, указ проектын эшләп бетерү карарын кабул иттеләр.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International