Ана капиталына тагын бер куллану төре таптылар

2009 елның 13 июле, дүшәмбе
Закон чыгаручылар ана капиталыннан куллануның тагын бер төрен уйлап таптылар. Дәүләт Думасына закон проекты килде. Аның нигезендә  cертификатка ия булучыларга ана капиталының барлык суммасын яки бер өлешен инвалид баланы тәрбияләү яки тернәкләндерү өчен тотарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта тиешле лицензиясе һәм дәүләт аккредитациясе булган дәүләт хастаханәләрендә кебек үк шәхси хастаханәләрдә дә дәвалау мөмкинлеге бар.
Проект авторлары әйтүенчә, тәкъдим ителгән чара авыру балалы семьяларга чын-чынлап ярдәм итәчәк. Дәвалау һәм тернәкләндерүнең күп кенә төрләренә чират зур һәм алар бик кыйбат торалар. Аннан тыш, авыру балалар өчен вакытлы фактор хәл итүче булып тора - берничә елга тоткарлау еш кына кире кайтара алмаслык нәтиҗәләргә китерә.
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International