Экспертлар советы утырышында

2009 елның 13 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Анда 2 республика законы проекты тикшерелде: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында”, “Татарстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” (эшләүче - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы)
Фикер алышудан соң Эксперлар советы әгъзалары “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” закон проектын, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсеннән килгән җитешсезлекләрне исәпкә алып, эшләп бетерүгә җибәрү карарын кабул иттеләр.
Икенче закон проектына килгәндә, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсеннән техник-юридик характердагы җитешсезлекләр килде.
Югарыда күрсәтелгән закон проектын, килгән җитешсезлекләрне исәпкә алып, Экспертлар советы әгъзаларына чираттагы килештерүгә җибәрү карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International