ТКХ үзгәртеп коруга ярдәм итү фондыннан РФ субъектларына финанс ярдәме күрсәтү турында

2009 елның 14 июле, сишәмбе
“Россия Федерациясе субъектларына һәм муниципаль берәмлекләргә финанс ярдәме дәүләт корпорациясе - 2009 елда ТКХ үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды чаралары исәбенә күрсәтелү үзенчәлекләре турында” 2009 елның 1 июлендәге 143-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектларына һәм муниципаль берәмлекләргә финанс яктан ярдәм 2009 елда ТКХ үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды чаралары исәбенә күрсәтелүнең аерым тәртибе билгеләнә. Закон 2009 елда, Фондның төп эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен аның чаралары җитешсез булу сәбәпле, кабул ителде.
Элек 2009 елда Фонд тарафыннан күрсәтелергә мөмкин булган финанс ярдәменең күләме чикләнмәде. Кабул ителгән ФЗ нигезендә Фондның күзәтү советы күп фатирлы йортларны ремонтлау һәм гражданнарны авария торагыннан күчерү өчен 2009 елның ахырына кадәр төбәк һәм җирле бюджетлар тарафыннан бүленеп бирелә торган чараларның гомуми күләмен билгели. Шулай ук Россия Федерациясенең билгеле бер субъектына бирелә торган финанс ярдәменең күләме чикләнә.
Күп фатирлы йортларны ремонтлау һәм гражданнарны авария торагыннан күчерүне үткәрү өчен Фонд чараларын бүлеп бирүгә кабат гариза бирү тыела (искәрмә: торак базарын үстерүне стимуллаштыру кирәклеге исәбеннән чыгып гражданнарны авария торагыннан күчерү өчен чаралар бүлеп бирүгә гариза).
Төзәтмәләр барлыкка килгән федераль бюджет дефицитын финанслауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.  Фонд тарафыннан федераль бюджетка 75 млрд. сум бирү белән бәйле рәвештә Фондка банклардан Фондның вакытлыча буш чаралары урнаштырылган депозитларын алдан кайтаруны таләп итү, шулай ук аның милкендә булган кыйммәтле кәгазьләрне оештырылган базарларда сату хокукы бирелә.
Законның 3 статьясы нигезендә “Федераль закон аның рәсми басылып чыккан көненнән алып көчкә ия була һәм 2009 елның 31 декаберенә кадәр гамәлдә була. “Торак-коммуналь хуҗалык үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” Федераль законның 8 статьясы, 19 статьясындагы 2,4 һәм 5 өлешләренең нигезләмәләре әлеге Федераль закон нигезләмәләрен исәпкә алып кулланыла.
Белешмә: Федераль закон 2009 елның 2 июлендә “Российская газета”да (№119) бастырылды.
www.garant.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International