РФ Торак кодексын кулланганда суд практикасы

2009 елның 14 июле, сишәмбе
Россия Федерациясе Югары Суды “Россия Федерациясе Торак кодексын кулланганда суд практикасында барлыкка килгән кайбер мәсьәләләр турында” 2009 елның 2 июлендәге 14 номерлы Карарда гражданнар, оешмалар һәм хакимият органнары хокукларын торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлгә ашыру һәм яклау белән бәйле мәсьәләләрне аңлата. Гомуми мәсьәләләргә кагылучы аңлатмалар бүлегендә охшаш эшләрнең суд тикшерүе астына эләгүен билгеләү, аларны тикшергәндә дәгъва срокларын куллану, әлеге актларны гамәлгә керткәнчегә кадәр барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә карата торак законнары актларын куллануга кагылучы бәхәсле моментлар каралды.
Игътибар бинаны яшәү өчен яраклы ди табу, закон актларын чит ил гражданнарына яки юридик, гражданлыгы булмаган затларга карата закон актларын куллану тәртибенә бирелде.
Торакка милек хокукларын, шулай ук бина милекчесенең гаилә әгъзалары хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Затны милекченең гаилә әгъзасы яки гаиләнең элекке әгъзасы дип таныганда исәпкә алырга кирәк булган моментлар билгеләнелде. Шулай итеп, затны милекченең гаризасы белән яки аннан башка яшәү урыны буенча теркәү аны милекченең гаилә әгъзасы дип тану турындагы мәсьәләне алдан хәл итми. Милекче белән гаилә әгъзалары арасында торактан файдалану турында килешүне рәсмиләштерүгә килгәндә килешүгә нинди мәсьәләләр керә ала, ул нинди формада төзелә икәне аңлатыла.
Бина милекчесенең гаилә әгъзалары бинага башка затларны кертә алмыйлар дип күрсәтелә. Ләкин бу гаилә әгъзаларының балигъ булмаган балаларына кагылмый. Затларны милекченең элекке гаилә әгъзасы дип таныганда исәпкә алынган шартлар санала. Аерым игътибар балигъ булмаган балалар хокукларына бирелә. Җирне дәүләт яки муниципаль мохтаҗлар өчен тартып алу белән бәйле рәвештә торакны тартып алу белән бәйле бәхәсләр буенча эшләрне карау үзенчәлекләре бетерелде.
Торакны социаль яллауга багышланган аңлатмалар блогында торак бирү турында карарны дөрес түгел дип табу, яллаучының гаилә әгъзалары хокуклары турында, бинага яллаучы тарафыннан чит затларны кертү турында мәсьәләләрнең нигезләре һәм нәтиҗәләре каралды. Шулай итеп, гаилә әгъзаларын башка затларның биналарына кертүне тыю хокуксыз дип табу мөмкин түгел. Торакны күршеләрнең хокукларын бозып яки урынсыз куллану мәсьәләләре каралды. Шулай ук аңлатмаларда махсуслаштырылган торак биналарны яллау буенча мәгълүмат бар.
Алдан әзерләнгән приватизация турында Законны куллануга кагылышлы аңлатмалар көчләрен югалтты дип табылдылар.
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International