Дәүләт Думасы педофилиягә карата җәзаны көчәйтүче закон кабул иттте

2009 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы өченче, ахырга укылышта Дмитрий Медведев президенты тарафыннан кертелгән педофилиягә карата җәзаны көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.
Документка яңа төзәтмәләр кертү өчен депутатлар чәршәмбе көнне аны яңадан карадылар, аннан соң тулысынча кабул иттеләр.
РФ Җинаять кодексына берничә үзгәреш һәм өстәмә кертелә.
Балигъ булмаган балаларны көчләгән өчен 3 елдан алып 20 елга кадәр (кылынган җинаятьнең һәм нәтиҗәләренең авырлыгыннан чыгып) иректән азат итү карала. Аннан тыш әлеге статья буенча хөкем ителгән зат җәза өчен срогын тутырганнан соң балигъ булмаган балалар белән бәйле эшчәнлек белән шөгелләнү хокукыннан 20 елга кадәр мәхрүм ителә.
Шулай ук балигъ булмаган балалар белән ялган ирлек һәм лесбиянлыкка  тиңдәш җәзалар каралган.
INTERFAX.RU
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International