Норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге эшчәнлеге

2009 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
2009 елның беренче ярты еллыгында бүлек хезмәткәрләренең төп игътибары Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып баруга бирелде. Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару вәкаләтләре “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару чаралары турында” 27.02.2009 елдагы ПУ-107 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшырылды.
Агымдагы елның беренче кварталында муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару буенча эшчәнлек программалы тәэмин итүнең камилләшмәгән булуы белән бәйле техник җитешсезлекләр аркасында катлауландырылган булса, икенче кварталда исә күп кенә мәсьәләләр Юстиция министрлыгы һәм Россиянең Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы аркасында хәл ителде.
Эшләнгән эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып 2009 елның икенче кварталында регистрга кертелгән муниципаль норматив хокукый актлар саны беренче кварталда регистрга кертелгән актлар саныннан дүрт тапкырга артуы тора: тәңгәл рәвештә 256 һәм 1268 акт.
Җирле үзидарә органнары регистрны оештыру һәм алып бару эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлек итә һәм алар тарафыннан чыгарылган хокукый актларны күп санда тәкъдим итә.
Норматив хокукый актларны республиканың норматив хокукый актларының бердәм банкына кертү элеккечә актив рәвештә бара.
Шулай итеп, үткән ярты еллыкта бердәм банкка кертү өчен ике меңгә якын акт керде. Аларның 1300 артыгын җирле үзидарә органнары тапшырды.
Бердәм банкка 1630 акт кертелде, аларның 1278 муниципаль норматив хокукый акт.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен 130 ведомстволы норматив хокукый акт керде. Аларның 86 дәүләт реестрына теркәлде һәм кертелде. Ә ике актка карата законнарга туры килмәүче нигезләмәләр булу сәбәпле теркәмәү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International