РФ КС Судьялар статусы турында закон нигезләмәләре конституциягә туры килми дип танылды

2009 елның 17 июле, җомга
2009 елның 16 июлендә РФ КС “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законының 7.1 статьясы, РФ Җинаять - процессуаль кодексының 1 статьясындагы 1 өлеше, 8 статьясындагы 3 өлеше һәм 297 статьясы нигезләмәләренең конституциячелеген тикшерү турында эшчәнлек буенча Карар игълан итте.
Вәкаләтләре туктатылган, отставкада булган судьяны хөкем итүне гамәлгә ашыруга җәлеп итүне рөхсәт итүче “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Закон нигезләмәләре Конституциягә туры килми дип танылды.
Гаепләнүченең хөкемнең законлыгына, нигезлегенә һәм гаделлегенә хокук гарантияләре турында мәсьәләләрне карау, шулай ук, аның җинаять эшен ул караган суд җаваплылыгы судьялары тикшерүенә алу Конституция Суды тарафыннан туктатылды. Җинаять – процессуаль кодексының нигезләмәләре мәгълүматлары Констуциянең тиешле язмаларын конкретлаштыра. Аларда билгесезлек юк һәм алар гариза бирүченең конституция хокукларын һәм иреген боза алмыйлар.
Мәсьәләнең ал шарты
Эшне карау сәбәбе булып Милехин Виктор Васильевичның шикаяте булды. “2003 елда Милехин Рязань шәһәренең Совет районы суды тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 112 статьясы буенча шартлы рәвештә иректән 3 елга кадәр мәхрүм ителгән (сәламәтлеккә уртача авырлыктагы уйланган зыян китергән). Әлеге эш буенча процесста рәис булып вәкаләтләре 1999 елның декабрендә туктатылган А.В.Соколов торды. Ләкин ул отставкадагы судья буларак берничә тапкыр Рязань шәһәренең район судында вакант вазыйфа һәм эшнең күп булуы сәбәпле судья вазыйфасын башкарган.
Гариза бирүче фикере буенча А.В.Соколов судьясының эшне караганда суд статусы булмаган, чөнки аның вәкаләтләре билгеле тәртиптә озайтылмаган булган. В.В.Милехин әлеге судьяның компетентлыгы, бәйсезлеге һәм объектив булуында икеләнүен әйтте. Гариза бирүче Конституция хокукы гамәлдәге судья булмаган зат тарафыннан хөкем итүне гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирүче “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” закон нормалары нигезендә бозылган дип раслый.
Суд позициясе
РФ Конституциясе һәр гражданга суд яклавына хокукны һәм хөкем итүгә каршылыксыз керә алуны гарантияли. Хөкем итү өлкәсендә дөньяви стандартларга туры килүче әлеге гарантияләр суд билгеле закон тәртибендә формалашкан булырга һәм кирәкле компетенциясе һәм вәкаләтләре булган судьялардан торырга тиеш дип уйлыйлар.
Конституция нигезендә федераль закон чыгаручы судьяларга суд хакимиятен алып баручы буларак квалификация һәм башка таләпләр (яше, белеме, һөнәри стажы һәм башкалар), шулай ук мораль - әхлакый таләпләр куярга хокуклы. Закон чыгаручы әлеге таләпләргә туры килүче кандидатларны сайлауны тәэмин итүче суд корпусын формалаштыру тәртибен билгеләргә тиеш.
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы судьяга һәм суд вазыйфасына билгеләнгән кандидатларга куелган таләпләрне регламентлый, шулай ук судьяларга вәкаләтләр бирү тәртибен, срогын һәм туктату тәртибен билгели. Ләкин искәрмә рәвешендәге хәлләр барлыкка килә: судта штаттагы суд вазыйфаларының кайберләре буш булганда һәм эшнең күләме арткан вакытта. Әлеге очракта гражданнарның суд хөкеменә керүләре авырлаша һәм аларның суд яклавына конституция хокуклары кысрыклана. Әйтелгән Законның 71 сатьясындагы 1 пункты нигезендә отставкада булган судья судья буларак эшләргә мөмкин, ләкин судья вазыйфасына билгеләү белән бертигез дәрәҗәдә түгел. “Судья һәм “отставкада булган судья” аңлатмалары охшаш буларак карала алмыйлар, чөнки отставкадагы судья бары тик судья исемен, шәхси иминлеген һәм суд берләшмәсендә булуын гына саклый.
Беренче тапкыр билгеләнгән судьялар вәкаләтләренең 3 еллык вакыты асылда, башлангыч сынау срогы булып тора. Ул алга таба судьяны вазыйфага гомерлеккә билгеләгәндә комачауларга мөмкин булган сәбәпләрне ачыклау өчен кирәк. Чиксез вәкаләтләр вакытына суд вазыйфасына тәкъдимнәрдән баш тарту нигезе булып аның сынау вакыты үтү түгел, ә аның һөнәри әхлакый сыйфатлары тора. Һәр билгеле судьяның вәкаләтләрен озайту турындагы мәсьәләне хәл итеп, судларның квалификацияле коллегияләре югары һөнәри һәм әхлакый таләпләргә җавап бирүче суд корпусын барлыкка китерергә чакырылганнар.
Тәңгәл рәвештә, отставкадагы, вәкаләтләре беренчел срок вакыты үтү белән туктатылган, шул ук вазыйфага чиксез вәкаләтләр вакытына билгеләнмәгән федераль суд судьясы судья буларак хөкем итүне башкара алмый. Әлеге эшчәнлекне бары тик отставкадагы, судья буларак эш стажы 5 елдан да ким булмаган почетлы судья гына башкара ала. Милехинга карата суд тарафыннан кабул ителгән, эчтәлеге “Судьялар статусы турында” Закон нормалары конституцияле түгел дип табылган нигезләрдә формалашкан карарлар яңадан каралачак.
Әлеге КС Карары кире көчкә ия түгел һәм әлеге эшчәнлек процессында катнашучылар булмаган затларга карата таратылмый.
РФ Конституция Судының Матбугат үзәге мәгълүматлары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International