Муниципаль районнарда административ комиссия эшчәнлеге

2009 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында административ комиссия эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын контрольдә тоту буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатларында агымдагы елның 15-16 июлендә Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Теләче, Кама Тамагы районнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп, Татарстан Республикасының Арча, Теләче һәм Кама тамагы муниципаль районнарының административ эшчәнлекләрен тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2009 елдагы 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча эшләрнең торышы өйрәнелде. Аерым алганда, административ комиссияләр эшләре регламенты, аларның эш башкарулары, җирлекләрне төзекләндерү кагыйдәләре, административ комиссияләр производствосына керүче материаллар, шул исәптән административ хокук бозулар турында  беркетмәләр, административ хокук бозулар турында каралучы эшләр буенча комиссияләр тарафыннан чыгарылган карарлар, билгеләмәләр, шулай ук административ хокук бозуларны юк итү өчен алар тарафыннан үткәрелә торган профилактик эш анализы үткәрелде.

Тикшерү барышында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан комиссияләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтелде. Арча муниципаль районында күрсәтелгән тикшерүдә Арча районы прокуроры ярдәмчесе катнашты. Аның белән административ эшләрне карау процедурасы белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Муниципаль районнарның җитәкчеләре һәм административ комиссия әгъзалары катнашында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру процессында барлыкка килүче актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу узды. Шулай ук департамент хезмәткәрләре тарафыннан административ комиссияләр эшчәнлеген камилләштерүгә һәм административ хокук бозуларны юк итү буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International