Хокук саклау органнары 21 июльдән алып гражданнарның хатлары, посылкалары, бандерольләре һәм башка почта җибәрүләре белән таныша алачаклар. РФ Коммуникация һәм элемтә министрлыгы башлыгы Игорь Щеголев тарафыннан кул куелган “Оператив-эзләү чараларын үткәрү өчен почта элемтәсе челтәренә һәм чараларына таләпләрне раслау турында” тиешле боерыкны РФ Юстиция министрлыгы 6 июльдә раслады.
Расланган таләпләр нигезендә почта хезмәткәрләре вәкаләтле органның почта җибәрүләре, почта элемтәсе күрсәткән хезмәтләр, шулай ук җибәрүчеләр һәм адресатлар турында мәгълүмат белән таныша алуын тәэмин итәргә тиешләр.
Күрсәтелгән мәгълүмат вәкаләтле органга сорау буенча бирелә. Әгәр почта җибәрүләрен җибәргәндә тапшырыла торган мәгълүмат өстәмә кодлаштырылган булса, вәкаләтле органга кодсыз рәвештә тапшырылырга тиеш.
“Почта элемтәсе операторы челтәрләрендә контрольне тәэмин итү өчен почта җибәрүләрен вәкаләтле органның үзара бәйләнештә торучы бүлекчәсенә җибәрү тәэмин ителә. Почта элемтәсе операторы тарафыннан файдаланыла торган төрү тарасында (капчыклар, тартмалар һәм башка төрү тараларында) почта җибәрүләрен контрольгә алу өчен биргәндә шундый почта җибәрүләре белән ирекле таныша алу тәэмин ителергә тиеш”,-дип әйтелә документта.
Почта җибәрүләре белән таныша алудан тыш көч структуралары хезмәткәрләре почта элемтәсе операторларының почта элемтәсе хезмәтләреннән файдаланучы һәм аның почта адресы турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин булган мәгълүматлары базасы белән таныша алачаклар дип хәбәр итә Газета.ru РИА Новостига сылтама белән.