Татарстан Республикасында гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләре эше турында

2009 елның 20 июле, дүшәмбе

Россия Юристлары ассоциациясе съездында катнашып, Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев гражданнарны хокукый агарту һәм хокукый ярдәм күрсәтү проблемасын гражданнарның хокукый культурасы дәрәҗәсен һәм законга иярү әзерлекләрен күтәрү  белән бер тигез дәрәҗәдә иң актуль проблемаларның берсе дип билгеләде.

Россия Федерациясе Конституциясе, “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 59-ФЗ номерлы Федераль закон, шулай ук Татарстан Республикасының башка федераль һәм закон, норматив актлары нигезендә социаль сферада гражданнарның проблемаларын хәл итү граждан һәм дәүләт хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү буенча даими эш үткәрү өчен гражданнар хезмәттәшлеге, гражданнар җәмгыяте институтлары, булган ресурслар берләшмәсе һәм кызыксынучы дәүләт, муниципаль һәм җәмәгать структурасы тәҗрибәсенең нәтиҗәле үзара бәйләнеше механизмын үстерү аркылы халыкның барлык катлауларына сыйфатлы социаль хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукый  агартуның бердәм системасын барлыкка китерү Татарстан Республикасында гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрен барлыкка китерүдә төп максатлар булып тордылар. Үзәкләрне барлыкка китерү РФ Президенты Администрациясе планы нигезендә 2007 елның июлендә Казан шәһәрендә узган һәм каралырга тәкъдим ителгән “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Гомумроссия тәҗрибә конференциясендә хупланды.

“Россия Юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләре эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру  өчен кирәкле чаралар гамәлгә ашырылды.

Үзәкләрнең эшчәнлекләрен юридик рәсмиләштерү 2007 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор, “Бердәм Россия” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, “Россия Юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты Идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокат палатасы, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Бизнеска ярдәм күрсәтү институты Идарә Академиясе белән үзара Хезмәттәшлек турында килешү төзелгән вакыттан гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы гражданнарына, заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләрен барлыкка китерү вакытыннан алып гражданнарга түләүсез консультация оештыру Россия Юристлары ассоциациясе төбәк бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Республикада барлыгы 15 шундый үзәк барлыкка китерелгән. Аларның 8 Казан шәһәрендә; Яр Чаллыда - 4; Түбән Камада - 3. Яңа үзәкләр барлыкка китерү дәвам итә.

Халык үзәкләрдә күрсәтелә торган ярдәмгә мохтаҗ. Үзәкләрнең эшчәнлекләре төрле шәһәрләрнең территорияләрендә гамәлгә ашырылуга карамастан, 2007 елның сентябреннән түләүсез юридик  ярдәм 2875 гражданга, ә 2008 елда 1971 гражданга күрсәтелде.

2009 елның беренче ярты еллыгында үзәкләргә 558 кеше мөрәҗәгать итте.

Халык категорияләре буенча үзәкләргә күбесенчә мөрәҗәгать итүчеләр: пенсионерлар-77,7%; эшсезләр-6,1%; бюджет өлкәсендә эшләүчеләр-10,4%; студентлар-0,6%; башка затлар-3,35%.

Гражданнар мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр:

Хезмәт-13,1%; социаль тәэмин итү-20,4; торак-24,2%; гаилә-4,62%; җир законнары буенча-19,44%; граждан хокукы буенча-1,5%; граждан процессы буенча-3,1%; конституция хокукы буенча-0,5%; административ хокук-6,1%; җинаять хокукы-6,87%.

Гражданнар үзәкләргә түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән очракта күбесенчә түбәндәге мәсьәләләр карала: мирасны рәсмиләштерү; җир кишәрлекләрен теркәү; торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык; хезмәт законнарын куллану һәм хезмәт бәхәсләрен хәл итү.

“Аз милекле гражданнарга түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасын барлыкка китерү буенча эксперимент үткәрү турында” 2005 елның 22 августындагы 534 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарын гамәлгә ашыру кысаларында 2008 елда 8 өлкәдә һәм 2 республикада дәүләтнең юридик бюроларын барлыкка китерү буенча эксперимент үткәрелде.

Эксперимент таралуны таләп итүче дип танылды.

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы турында” Федераль закон проекты эшләнде. Анда юридик ярдәмнең дәүләт системасы кысаларында юридик ярдәм алуга хокуклы затлар төркеме, дәүләтнең юридик бюролары эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру тәртибе, адвокатураның катнашуы һәм түләүсез юридик ярдәмне финанслау чыганаклары билгеләнәчәк. Закон проекты турында Россия Юристлары ассоциациясе Президиумында фикер алышынды. Проектка тәкъдимнәр “Россия Юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан да бирелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International