Дүләт Думасы бәяне килештереп билгеләү өчен җинаять җәзасын кертте.

2009 елның 20 июле, дүшәмбе

Дәүләт Думасы бәяне килештереп билгеләү һәм намуссыз көндәшлек өчен төрмә җәзасын ниятләүче закон кабул итте дип хәбәр итә “Газета.ru”. Иң югары чик вакытлары - 7елга кадәр - әлеге өлкәдә көч кулланып яки куркыту юлы белән хокук бозган затларга яный.

Россиянең Җинаять кодексындагы 178 статьясына төзәтмәләр “монополиягә каршы законнарны җәмгыятькә куркыныч итеп бозган өчен җаваплылыкның котылгысызлык принцибын, шулай ук әлеге статьяны хокук саклау органнары тарафыннан куллану мөмкинлеген тәэмин итүне гамәлгә ашыру максатларында” Федераль монополиягә каршы хезмәт тарафыннан эшләнелде.

Законда көндәшлекне чикләүче килешүләр төзү яки килешенгән гамәлләр башкару юлы белән көндәшлекне булдырмау, чикләү яки юк итү өчен 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф түләтү яки 3 елга кадәр иректән азат итү карала. Шулай ук товарның монополь югары бәясен билгеләү һәм “тотып тору”да чагылдырылган өстенлекле хәлдән берничә тапкыр кирәгеннән артык файдалану, шулай ук гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур югалту яки зур күләмдәге керемне тартып алуны китереп чыгаручы эшләр өчен җәза биреләчәк. Әгәр чыгым 1 млн. сумнан артса - югалту зур күләмдә, әгәр табыш 5 млн. сумнан артса - керем зур күләмдә дип санала. Ә зат тарафыннан  3 ел эчендә 2 тапкырдан да артык кылынган хокук бозу һәм аның өчен административ җаваплылыкка тартылган булса, әлеге хокук бозу берничә тапкыр кабатланган дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International