Россия Президенты “(Күчемсез милекне акча бәрабәренә салу) ипотека турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.
Закон эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан кредит шартнамәләре нигезендә чараларны җәлеп итү механизмын кулланып устав эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле күчемсез милек объектларын алу өчен оптималь шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Федераль закон нигезендә “(Күчемсез милекне акча бәрабәренә салу) ипотека турында” ФЗ 69.1 статьясы белән тулыландыру күздә тотыла. Аның нигезендә, федераль закон яки шартнамә нигезендә башкасы каралмаган булса, банкның яки башка кредит оешмасының кредит чараларын, башка юридик зат тарафыннан бирелгән максатчан займ чараларын кулланып бөтенләй яисә өлешчә алынган бина яки корылма һәм алар урнашкан җир кишәрлеге, яшәү өчен исәпләнмәгән торак тиешле күчемсез милек объектына заем алучының милекче хокукын дәүләт теркәвенә алу вакытыннан алып залогта дип саналалар.
Әлеге залог буенча залогны үзендә тотучылар булып яшәү өчен исәпләнмәгән бинаны, корылманы һәм алар урнашкан җир кишәрлеген яки яшәү өчен исәпләнмәгән торакны алу өчен кредит яки максатчан заем бирүче банк, башка кредит оешмасы яки юридик зат санала.
Кул куелган закон нигезендә судтан тыш тәртиптә акча бәрабәренә салынган милеккә түләтү мөрәҗәгатенә юл куймау очракларына кагылучы өлештәге 54.1 сатьясына редакция үзгәртмәләре кертелде. Аннан тыш, акча бәрабәренә салынган милеккә түләтү мөрәҗәгатенә кагылучы 55 статьяның нигезләмәләренә төгәллек кертү карала.