РФ Президенты “Белем бирү турында” законга үзгәрешләр кертте

2009 елның 21 июле, сишәмбе

Дмитрий Медведев “Белем бирү турында” Россия Федерациясе законына үзгәрешләр кертү хакында” законга кул куйды. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 26 июньдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан  7 июльдә хупланды. Кремльнең Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, закон нигезендә төп мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы, ләкин дәүләт яки муниципаль белем бирү учреждениеләре булмаган белем бирү оешмаларына йөрүче балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) компенсация түләүләрен билгеләү каралган.

Үзгәртүләр балаларның мәктәпкәчә белем алуга хокукларын тулысынча тәэмин итү максатларында кертелде, чөнки “Белем бирү турында” закон нигезендә төп мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт яки муниципаль белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен тәңгәл компенсация түләүләре  каралган инде.

www.regions.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International